Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс комиссиясе утырышын уздырды. Конкурс комиссиясенә ике кандидатның документларын тапшырдылар:
Конкурс комиссиясенә документларны ике кандидат тәкъдим итте.
Комиссия әгъзалары: Салихов Җәүдәт Миргаҗәм улы – Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы, Мостафин Айрат Рафинант улы – Татарстан Республикасы Рәисенең территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе, Шәяхмәтова Гөлназ Кәшиф кызы – район Советының оештыру эшләре бүлеге начальнигы урынбасары, Баһаветдинов Тәлгать Әсгать улы – район Башкарма комитетының юридик секторы мөдире – бертавыштан әлеге чарада катнашу өчен кандидатураларны хупладылар.