Бүген, 27 октябрьдә, бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Советының икенче утырышы узды.
Көн тәртибенә Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү, Сарман муниципаль районы Советының даими комиссияләре составы һәм аларның рәисләрен раслау мәсьәләләре кертелде.
Депутатларның бертавыштан тавыш бирү юлы белән Фәндәс Әнәс улы Вәлиев Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде.
Сарман муниципаль районы Башлыгы урынбасары Гүзәл Рифкать кызы Гәрәева утырышта расланган даими комиссия составларын тәкъдим итте.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Миргаҗәм улы Салихов, Татарстан Республикасы Рәисе Территорияләр белән эшләү Идарәсенең баш киңәшчесе Айрат Рафинант улы Мостафин, шулай ук "Батырлар. Татарстан Геройлары" Сирин Кәбир улы Касыймов катнаштылар.