Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында «Көзге фантазияләр»дип исемләнгән күргәзмә уздырды. Әти-әниләр,балалары белән бергәләп, бик матур эшләр тәкъдим иттеләр. Һәр эштә һәр гаиләнең иҗади фантазиясе күзәтелә. Күргәзмә оештыруда балалары белән бергә актив катнашкан әти-әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.