Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин юбилярны әлеге истәлекле вакыйга белән котлады. Котлау сүзләренә шулай ук Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделкаюм улы Габделгазизов, Сарман районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Мирзаһит кызы Гыйльметдинова, «Шәфкать» үзәге директоры Ландыш Зөфәр кызы Мөхлисуллина да кушылды.
Рафаэль Харрасович исеменә күпьеллык намуслы хезмәте, район үсешенә керткән зур өлеше һәм актив тормыш позициясе өчен җылы рәхмәт сүзләре яңгырады.