ТАТАРЧА ДИКТАНТ АКЦИЯСЕНӘ КУШЫЛ

2025 елның 28 октябре, сишәмбе

Акцияне үткәрү көне һәм вакыты: 2025 елның 14-16 ноябре, Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә.

Беренче тапкыр «Татарча диктант» акциясе 2016 елда Бөтендөнья татар яшьләре форумы, креатив татар активистлары инициативасы белән башланды.

Бүгенге көндә «Татарча диктант» акциясе Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе субъектлары һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. Соңгы елларда акция 31 илдә һәм Россия Федерациясенең 74 төбәгендә яшәүче милләттәшләребез катнашында уза. Татарстан Республикасының барлык районнары, Казан шәһәренең югары уку йортлары һәм төрле оешмалары әлеге чарага киң аудиторияне җәлеп итәр өчен күп көч куялар.

Акциянең оештыручылары:
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы,
Бөтендөнья татар яшьләре форумы,
Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты,
Казан (Идел буе) федераль университеты,
«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе.

«Татарча диктант» акциясе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 25 августындагы №730 карары белән расланган «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә һәм әлеге программаның IV бүлегендә билгеләнгән «Татар халкының туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү» бурычын үтәүгә юнәлтелгән.

Акциянең Россия Федерациясе һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә бер үк вакытта барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла. Акциядә яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле һәм кызыксынуларына карамастан, һәркем катнаша кала.

Акциянең максаты һәм бурычлары

Акциянең максаты – татар телен саклау һәм аны киң җәмәгатьчелек арасында популярлаштыру, грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, шулай ук татар халкының милли үзаңын һәм мәдәни үзенчәлеген ныгыту.
Бурычлар:
Татар теленә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү;
Татар телен өйрәнергә кызыксынуны арттыру;
Язуда еш күзәтелә торган хаталарны билгеләү;
Грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү;
Татар әдәбиятын популярлаштыру;
Тел белемен, татар теле белгечләрен һәм укытучыларын таныту.

Акция өч дәрәҗәдә үткәрелә:
- татар телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр өчен;
- татар телен урта дәрәҗәдә белүчеләр өчен;
- татар телен камил дәрәҗәдә белүчеләр өчен.

Диктант текстлары КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белгечләре белән Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан билгеләнә;
Акцияне оештыручылар:
- Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министрлыгы;
- Бөтендөнья татар яшьләре форумы;
- Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты;
- «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе акционерлык җәмгыяте;
- Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты.

Акциянең партнерлары:
- Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы;
- Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.
Акцияне әзерләү һәм уздыру өчен җаваплы Оештыру комитеты – Бөтендөнья татар яшьләре форумы;
Акция турында тулы мәгълүмат түбәндәге сайтта урнаштырыла: diktant.tatar.

Хөрмәтле җәмәгать! Кадерле дуслар!

Акцияне үткәрү көне һәм вакыты:
2025 елның 14-16 ноябре, Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә.

Диктантның трансляциясе «ТНВ-Татарстан», «ТНВ-Планета» телеканалларында, «Болгар радиосы»нда, балалар һәм яшьләр өчен «САФ» радиосында, шулай ук Акциянең рәсми сайтында алып барыла. Моннан тыш, Россия Федерациясе субъектларында, чит илләрдә, Татарстан Республикасы районнарында һәм Казанның башка оешмаларында да мәйданчыклар булдырыла.

Офлайн катнашу форматы:
Акциядә офлайн мәйданчыкларда катнашу өчен катнашучыга түбәндәгеләрне үтәргә кирәк:
- Акциянең рәсми сайтына керергә: diktant.tatar;
- «Мәйданчыклар» бүлегендә яшәү урыны, төбәк яки ил буенча иң уңайлы мәйданчыкны сайларга;
- Әгәр мәйданчык оештыручылары тарафыннан таләп ителсә, сайланган мәйданчыкта теркәлергә.
Акция көнендә катнашучы билгеләнгән вакытка сайланган мәйданчыкка килергә тиеш.

 

Офлайн мәйданчыкларда диктант тексты махсус чакырылган диктор тарафыннан укыла;
Офлайн мәйданчыкларның оештыручылары катнашучыларны диктант язу өчен махсус үрнәк-бланклар белән тәэмин итә;
Диктант язылып беткәннән соң, тутырылган бланклар тикшерү өчен офлайн мәйданчык оештыручылары тарафыннан җыеп алына.

Онлайн катнашу форматы:
Катнашучы диктантны дистанцион рәвештә ике төрле яза ала: классик онлайн формат (эшне файл итеп йөкләп тапшыру) һәм интерактив онлайн формат (сайтта турыдан-туры язу).

Классик онлайн форматта катнашу өчен, катнашучыга түбәндәгеләрне үтәргә кирәк:
- Акциянең рәсми сайтына керергә: diktant.tatar;
- Диктант язу өчен бланкны йөкләргә һәм кәгазьгә чыгартырга;
- Акция үткәрү көнендә Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә «ТНВ-Татарстан», «ТНВ-Планета» телеканалларында, «Болгар радиосы»нда, балалар һәм үсмерләр өчен «САФ» радиода яисә Акциянең рәсми сайтында туры эфирны кабызырга;
- Текстны тыңлап, аны бастырылган бланкка язарга;
- Язып бетергәннән соң, бланкны сканерларга яки сыйфатлы итеп фотога төшерергә;
- Эшнең электрон версиясен Акциянең рәсми электрон почтасына җибәрергә: info@ftatar.org.
Интерактив онлайн форматта (сайт аша) катнашу өчен, катнашучыга түбәндәгеләрне үтәргә кирәк:
- Акциянең рәсми сайтында diktant.tatar катнашучы буларак теркәлергә;
- Акция үткәрү көнендә Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә сайттагы шәхси кабинетка керергә;
- «ТНВ-Татарстан», «ТНВ-Планета» телеканалларында, «Болгар радиосы»нда, балалар һәм үсмерләр өчен «САФ» радиосында яки Акциянең рәсми сайтында диктант трансляциясен тыңларга һәм текстны махсус электрон формада язарга кирәк.

Акцияне оештыру һәм уздыру вакытында мәгълүмат белән тәэмин итү өчен рәсми сайт эшләп килә: diktant.tatar.
Рәсми сайтта түбәндәге мәгълүмат бирелә: оештыручы буларак теркәлү, онлайн-катнашучы буларак теркәлү, уздыру тәртибе, PSD форматындагы афиша, диктант текстлары, тикшерү критерийлары, диктант язу нокталары картасы, сынап карау биремнәре, диктант язучыларның билгеләре, оештыручылар өчен рәхмәт хатлары; оештыручылар, партнерлар, элемтә буенча мәгълүмат урнаштырылган.

Диктант нәтиҗәләре Акция уздырылганнан соң 30 (утыз) көннән дә соңламый сайтка урнаштырыла. Аларны бланктагы код сүзе һәм исем-фамилия буенча белеп булачак.

ВКонтакте социаль челтәренә сылтама: vk.com/diktant.tatar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International