Бөгелмәдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елына һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә игълан ителгән Геройлар елына («Каһарманнар елы»), шулай ук Мөхәммәд пәйгамбәрнең һиҗри буенча 1500 еллыгына багышланган«Милли моң» юбилей — X Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивале узды. Конкурсны Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте һәм татар мәдәнияте үзәге оештырды.
18 яшь һәм аннан өлкәнрәк (өлкәннәр) «Ансамбльләр» номинациясендә 1 урынны район мәдәният йорты каршында эшләүче «Сердәш» вокаль ансамбле алды. Аларның мөнәҗәтне башкаруы жюри һәм тамашачыларның күңелен яулап алды, югары дәрәҗәдә вокаль осталык һәм рухи кыйммәтләрне тирәнтен аңлауны күрсәтте. Сарман районында өлкән яшьтәге кешеләр өчен мәдәни-ял итү чараларына, төрле иҗат түгәрәкләренә «Гаилә» милли проектының «Актив озын гомер»программасы ярдәмендә барырга мөмкин.