2025 елның 25 октябрендә шәһәр тибындагы бистәдә яшәүче Җәлил Фазуллина Вәсилә Сәлаховна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бу тантаналы көнне аны истәлекле дата белән Башкарма комитет белгече котлады. Җәлил Шәрипова Д.Р. Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Ф.М. исеменнән Вәсилә Сәлаховнага тирән ихтирам һәм рәхмәт билгесе буларак Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Юбилярга чын күңелдән нык сәламәтлек, күңел җылысы, якыннары арасында бәхетле озын гомер телибез!