Бүген, 29 октябрь көнне, Сарман муниципаль районының Җәлил бистәсендә яшәүче Гафарова Ләлә Нәкыйповна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Бу истәлекле көнне юбилярны туганнары, дуслары, хөрмәтле кунаклары: Җәлил Советының оештыру эшләре бүлеге начальнигы Абрарова Д.Ф., «Җәлилнефть» идарәсе профком председателе Маринина Л.З., идарәнең ветераннар Советы рәисе Харисов Р.А җылы һәм ихлас күңелдән котладылар.
Күпьеллык хезмәте һәм актив тормышчан позициясе өчен тирән хөрмәт йөзеннән Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Ф.М. Ләлә Нәкыйповнага Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
Ләлә Нәкыйповна барлык кунакларга игътибарлары, җылы сүзләре һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Хөрмәтле Ләлә Нәкыйповнага чын күңелдән нык сәламәтлек, күңел җылысы, шатлык һәм яраткан гаиләсе, кайгыртучан якыннары янында бәхетле озын гомер телибез!