Сарман дзюдочылары Әлмәттә узган турнирда уңышлы чыгыш ясады

2025 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе

«Яшьләр һәм балалар»милли проекты кысаларында Әлмәттә Бөтендөнья Дзюдо көненә багышланган муниципальара турнирда Сарман районы спортчылары күп бүләкләр яуладылар. 2нче санлы спорт мәктәбе укучылары Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә һәм Лаеш шәһәрләреннән килгән яшь дзюдочылар белән ярыштылар. Ярыш йомгаклары буенча Сарман районы командасы югары нәтиҗә күрсәтте. Үзләренең уңышлары турында беренче булып Мактау пьедесталының иң югары баскычына күтәрелгән дзюдочылар белдерде. Алар арасында Нургалиев Артур, Биктимеров Риналь һәм Минкагиров Тимур. Круподеров Арсения һәм Гайнуллин Камил исәбендә икенче урыннар. Турнирның бронза медальләренә унбер спортчы лаек булды: Сәхабиев Сәид, Мирханов Самир, Родионов Данил, Сидоров Родион, Шәвәлиев Нурсолтан, Мусаев Намиг, Шәрифуллин Адель, Якупов Ислам, Хурамшин Эльмар, Латипов Сәид һәм Кашафетдинов Нариман. Мондый ярышлар балаларга ярышларда тәҗрибә тупларга һәм характерларын чыныктырырга мөмкинлек бирә. Алынган медальләр Сарман дзюдочыларының югары әзерлек дәрәҗәсен һәм яңа стартларга әзерлеген раслый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International