28.10.2025 елда «Петровказавод балалар бакчасы» МББББУ базасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны билингваль үстерүдә заманча уен технологияләре" темасы буенча Сарман районы тәрбиячеләренең методик берләшмәсе утырышы булды.
Әлеге чарада методист, Сарман районы "Лилия" муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең нигез мәйданчыгы җитәкчесе Хәсәншина Ф.З. катнашты.
Петровказавод балалар бакчасы җитәкчесе Хәбибуллина. Г. А.,
Сарман районы балалар бакчасы тәрбиячеләре дә булды.
Семинарда катнашучыларны балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр сәламләде.
Семинарның беренче өлешендә Моратова Р. В. рус теле буенча "Азык-төлек продуктлары" дигэн ФЦКМ элементлары белән ОД үткәрде.
Шаехова. Г. Ф. педагоглар белән "Марблс камушкалары ярдәмендә балаларга туган телне өйрәтүдә традицион булмаган дидактик уеннар" дигән темага мастер-класс үткәрде.
Вахитова Э.Х."Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль тәрбия бирүдә милли мәдәният элементлары" темасы буенча чыгыш ясады.
Педагогик коллектив тарафыннан бакчада күргәзмә оештырылган иде.