30 октябрьдә Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Ул безнең барыбызга да катлаулы һәм каршылыклы тарихыбызның кайгылы битләрен искә төшерә.
Бу көнне миллионлаган кеше нигезсез рәвештә репрессияләргә дучар ителгән, лагерьларга һәм колонияләргә, сөргенгә җибәрелгән, Сталин терроры елларында һәм сугыштан соңгы елларда гомерләреннән мәхрүм ителгән туганнарын һәм якыннарын искә ала.
1974 елның 30 октябрендә Мордва һәм Пермь лагерьларының сәяси тоткыннары СССРда сәяси репрессияләргә каршы протест белдереп ачлык игълан иткән вакыйгалар истәлекле дата булып хезмәт итте. Шуннан бирле Совет сәяси тоткыннары ел саен 30 октябрьне сәяси тоткын көне буларак билгеләп үттеләр.
Рәсми рәвештә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне беренче тапкыр 1991 елда РСФСР Югары Советы карары нигезендә билгеләп үтелә.
Бу көннәрдә матәм акцияләре һәм истәлекле чаралар - митинглар, репрессияләнүчеләр һәйкәлләренә чәчәкләр салу, уку йортларында «Хәтер дәресләре» һ.б. үткәрелә.
Массакүләм сәяси репрессияләр - миллионлаган кеше һәлак булган илебез тарихында иң кайгылы битләрнең берсе. Милли фаҗигаләр турындагы хәтер, ил тарихының героик битләре турындагы хәтер кебек үк, изге булырга тиеш. Террор һәм репрессияләргә һәм бу җинаятьләрне үз халкына каршы кылган кешеләргә бернинди аклану юк.
Шунысы мөһим, бүген массакүләм Күмү урыннарын эзләү, һәлак булганнарның исемнәрен торгызу һәм тернәкләндерү эшләре дәвам итә. Музейлар һәм архивлар буыннан-буынга башыннан кичкәннәрне кадерләп сакларга һәм тапшырырга тиеш.
Бүген безнең районда 10 кеше репрессия корбаны статусын йөртә.
Хөрмәтле якташлар! Сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек, иминлек телим. Барлык авырлыкларны җиңеп, үзегездә яшәү көчен югалтмавыгыз өчен Сезгә рәхмәт белдерәм.