Сарман районында «Безнең йорт — Татарстан»фестиваленең сайлап алу туры узды

2025 елның 15 октябре, чәршәмбе

8 октябрь көнне Сарман районы мәдәният йортында «Безнең йорт — Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең зона этабы матур төсләр белән чәчәк атты. Азнакай, Минзәлә, Мөслим, Ютазы һәм Сарман районнарыннан 629 талант күпкырлы Татарстан мәдәниятен данлаучы 70 номер тәкъдим итте. Катнашучыларның һәм тамашачыларның күңелләрен Сарман муниципаль районы Башлыгы урынбасары Гүзәл Рифкать кызы Гәрәеваның сәламләү сүзе җылытты. Барлык коллективлар һәм катнашучылар фестивальдә катнашучылар дипломнары белән бүләкләнделәр. Чыгышлар нәтиҗәләре буенча сайлап алу зона турларының иң яхшы коллективлары фестивальнең гала-концертында чыгыш ясаячак, ул Казанда 4 ноябрьдә узачак. Чараны ТР Мәдәният министрлыгы, Ассамблея һәм Татарстан Халыклары дуслыгы йорты оештыра. Фестиваль, кыйммәтле муенса кебек, ел саен Татарстан халыкларын бергә җыя, аларның рухи бәйләнешен ныгыта һәм мәдәниятләрнең үзара баетылуына, республиканың күпмилләтле мирасын саклауга, үстерүгә һәм популярлаштыруга ярдәм итә. Проект «Гаилә» милли проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният  инфраструктурасы» федераль проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International