Сарманда яңа балалар стоматология кабинеты ишекләрен ачты

2025 елның 15 октябре, чәршәмбе

Бу «кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектының «нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад»федераль проекты кысаларында оештырылган 350 мең сумлык социаль контракт кысаларында үз кертемнәре һәм дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә мөмкин булды. Ачылу тантанасында Башкарма комитет җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы, җитәкченең беренче урынбасары Хөснимәрданова Розалия Раиф кызы, территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Ибраһимова Эльмира Мәзһәр кызы һәм яшьләр эшләре, туризм һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гыйльфанов Руслан Хамбалович катнашты. Алар район халкын әлеге мөһим вакыйга белән котладылар һәм яңа кабинет үсеп килүче буынның сәламәтлегенә зур өлеш кертер, дигән ышаныч белдерделәр. Яңа стоматология кабинеты барлык сыйфат һәм куркынычсызлык стандартларына җавап бирә торган заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Биредә балалар белән эшләү тәҗрибәсе зур булган квалификацияле табиб-стоматолог Закирова Лидия Александровна эшләячәк. Балалар стоматология кабинеты ачылу — Сарман районының сәламәтлек саклау системасын үстерүдә мөһим адым. Балалар сәламәтлеге турында кайгырту өстенлекле булып тора, һәм яңа кабинет кечкенә пациентларга сыйфатлы һәм вакытында стоматологик ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Әлеге проект-социаль әһәмияткә ия бурычларны хәл итүдә бизнес һәм дәүләт арасында уңышлы хезмәттәшлекнең ачык мисалы. Балалар стоматология кабинетын ачу-балалар сәламәтлегенә керткән өлеш кенә түгел, ә Сарман районының киләчәгенә инвестицияләр дә ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International