30 октябрьдә «Сарман» кинотеатрында көзге каникулларда ял итүче балалар өчен мавыктыргыч чара узды. Балалар « Юл хәрәкәте кагыйдәләре» темасы буенча кызыклы киновикторинада катнаштылар, ребуслар һәм «Аерма тап» уены уйнадылар. Материал бирүнең уен формасы балаларга юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында мөһим белемнәрне үзләштерергә һәм куркынычсыз хәрәкәт күнекмәләрен ныгытырга ярдәм итте. Викторинадан соң балалар «Звериный рейс» мавыктыргыч мультфильмын карадылар.