Махсус хәрби операция зонасында булган якташларыбыз өчен гуманитар йөк формалаштыру дәвам итә. Бүген Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча Сарман районы буенча Дәүләт комитеты шулай ук үз өлешен кертте – гуманитар ярдәм җыю пунктына озак саклана торган азык-төлек пайкаларын тапшырды.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин гуманитар ярдәм җыюны югары бәяләде.