Бүген Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында көз бәйрәме узды. Бу - балаларга көз турындагы күзаллауларны ныгытырга ярдәм итә торган бәйрәм. Көз гүзәле беркемне дә игътибарсыз калдырмады, ә балалар аны кадерле кунак кебек - җырлар, биюләр белән каршы алдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.