Хөрмәтле суд приставлары хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Суд приставы көне белән котлыйм.
Суд приставлары хезмәте - бик мөһим һәм катлаулы, ул сабырлык, кешелеклелек таләп итә. Гражданнарның законга ышанычы һәм дәүләт абруе суд приставларының уңышлы һәм намуслы эшенә бәйле.
Сез үзегезнең белемегезне һәм тәҗрибәгезне законга хезмәт итүгә, гражданнарның конституциячел хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга багышладыгыз.
Хезмәтегез өчен рәхмәтнмне белдерәм һәм җаваплы эшегездә уңышлар, гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, иминлек телим.