Яшь педагоглар слеты

2025 елның 1 ноябре, шимбә

   Сарман муниципаль районының МББУ "Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе" базасында Яшь педагогларның традицион слеты узды. Слетта яшь педагог мәктәбе (5 елга кадәр эш стажы булган укытучылар) һәм Остазлар советы катнашты. Чараның мәртәбәле кунаклары башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәхипова И.Р., мәгариф бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлева Г.Т., яшьләр эшләре спорт җитәкчесе Гыйльфанов Р.Х. яшь педагогларга үгет-нәсыйхәт сүзләре белән чыгыш ясадылар. Районның тәҗрибәле укытучылары яшь белгечләр өчен педагогик квиз, мәгариф бүлеге методисты Гыйниятуллина О.А. - психологик тренинг үткәрделәр. Территориаль профсоюз оешмасы рәисе Һадиев И.У. яшь хезмәттәшләрен оешманың эшчәнлеге белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International