Яшь гаиләләргә ярдәм итүгә, районда туучылар санын арттыруга һәм бала тууга бәйле чараларны гамәлгә ашыру максатларында, Алмаз һәм Адилә Хәкимовларның уллары - Эминнең Әтиләр көнендә тууы уңаеннан Сарман районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин котлады һәм балалар коляскасын сатып алу өчен, сертификат бүләк итте. Котлауларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, район Хатын-кызлар Советы рәисе Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, Җәлил бистәсе башлыгы Рәфыйк Кәримов та кушылдылар.