Китапханәнең уку залында Россия халыклары бердәмлеге көненә багышланган тарих сәгате узды. Балалар бүлегенең әйдәп баручы китапханәчеләре Садыйкова З.М. һәм Нуриева Ф. Г. балалар белән бик мавыктыргыч әңгәмә үткәрделәр.