Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинның Халыклар бердәмлеге көне белән котлавы

2025 елның 4 ноябре, сишәмбе

Сарман районы халкын Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм. 

Бу дата үз Ватанын яраткан һәркемне берләштерә һәм милли татулык һәм җәмгыятьне берләштерү идеясен символлаштыра. Ватанга мәхәббәт, барыннан да элек, кече ватанга мәхәббәттән башлана. Сарман районы халкы үзләренең хезмәт сөючәнлекләре һәм яхшы эшләре белән күпмилләтле Татарстан, Россия үсешенә лаеклы өлеш кертә. 

Хөрмәтле якташлар! Республикабыз, районыбыз үсешенә һәм ныгытуына керткән өлешегез, көндәлек намуслы хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәм.

Барыгызга да ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International