Райондашларыбыз «Безнең геройлар» марафонында катнаштылар

2025 елның 5 ноябре, чәршәмбе

Башкалабыз Казанда Бөтенроссия «Безнең геройлар» – «Наши герои» дигән исем астында Бөтенроссия музыкаль-әдәби иҗат марафоны үтә.
Ул Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Аның максаты – музыка, сүз һәм бию аша халкыбызның батырлыгы, рухи көче турында сөйләү. Анда бөтен республикадан талантлы башкаручылар катнаша.
2 ноябрьдә Сарман районы данын Җәлил Мәдәният сараеннан Александр Фәрхетдинов (вокал, алып баручы), Яна Семина (алып баручы, башкаручы), «Каданс» вокаль триосы (Яна Семина, Светлана Исмәгыйлова, Эльмира Шакирова), «Родники» халык вокаль ансамбле (җитәкчесе – Фәрит Гинатуллин), Александровка мәдәният йортыннан «Рябинушка» ансамбле (җитәкчесе – Фәйрүзә Садретдинова) якладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International