Кәүҗияк авылында Миңнеханов Фәндүс Флүс улы һәм Уташев Рөстәм Сергбай улы белән хушлаштылар

2025 елның 5 ноябре, чәршәмбе

Миңнеханов Фәндүс Флүс улы 1986 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасының Сарман районы Кәүҗияк авылында туа.

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң 2013 елда туган авылына кайта һәм «Сарман» агрофирмасында зоотехник булып эшли башлый. Аннары Алабуга аккумуляторлар заводында эшли.

Махсус хәрби операция зонасына 2023 елның 15 декабрендә контракт буенча китте.

2024 елның 19 апрелендә гвардия рядовое Миңнеханов Фандус Флус улы Донецк Халык Республикасының Очеретино торак пункты янында Россия Федерациясе Кораллы көчләренең ЛНР, ДХР һәм Украина территориясендә Украинаны денацификацияләү һәм демилитаризацияләү буенча махсус хәрби операциясе барышында алган җәрәхәтләр нәтиҗәсендә һәлак булды.

Уташев Рөстәм Сергбай улы 1980 елның 27 августында Үзбәк ССР Сурхандарья өлкәсенең Сариассия районы Сариассия авылында туган.

Сарманның 91нче СПТУ-сын тәмамлаган. 2000 елда «Кәүҗияк» колхозында чәчүче булып хезмәт юлын башлый, фермада эшли. 2015-2016 елларда Чаллы шәһәренең КАМАЗ ГАҖ заводында мастер булып эшли. Аннары «Сарман " агрофирмасында хезмәт итә.

Махсус хәрби операция зонасына 2024 елның 31 июлендә контракт буенча китте.

2025 елның 21 октябрендә өлкән атучы, рядовой Уташев Рөстәм Сергбаевич Донецк Халык Республикасының Донецк шәһәрендә һәлак булды.

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе Фәндәс Әнәс улы Вәлиев хәрбиләрнең якыннарының югалту ачысын уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Кайгы уртаклашу сүзләренә шулай ук Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар урынбасары Камил Нәҗип улы Миңнугулов, сугышчыларның якыннары да кушылды. Алар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International