Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында мәктәпкә әзерлек төркемендә «Бердәмлектә-көч!» дип исемләнгән кызыклы чара узды.
Балалар Ватаныбыз символлары, илебездә яшәүче төрле милләт халыкларының дуслыгы турында бик күп яңалыклар белделәр . Алар интерактив уеннарда актив катнаштылар, киселгән рәсемнәрдән илебезнең гербын һәм әләмен җыйдылар.
Балалар бергәләп халыклар дуслыгына багышланган матур плакат ясадылар. Бәйрәм чарасы "Беренчеләр хәрәкәте" иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре катнашында флешмоб белән тәмамланды. Чара һәр катнашучыда бик күп уңай хис-кичерешләр калдырды!
Бу бәйрәм ватанпәрвәрлек, дуслык һәм хөрмәт тәрбияләүнең искиткеч үрнәгенә әверелде.