Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинның Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлавы

2025 елның 6 ноябре, пәнҗешәмбе

Барлык район халкын Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм.

Татарстан Конституциясе - кеше хокукларын һәм ирекләрен беркеткән, һәр гражданинга үз-үзен тормышка ашыру мөмкинлеге биргән төп хокукый документ. Дәүләтчелекне ныгытуда, татар телен һәм мәдәниятен торгызуда Конституциянең роле бәяләп бетергесез.

Без Татарстанда – имин, чәчәк атучы күпмилләтле республикада яшибез, ул нефть-газ чыгару, нефть химиясе, машина төзелеше тармакларында, IT-өлкәдә заманча технологияләр кертү буенча алдынгы урыннарны били. Без хаклы рәвештә икътисад, сәламәтлек саклау һәм мәгариф, мәдәният һәм спорттагы казанышлар белән горурланабыз.

Сарман районы халкы күпмилләтле Татарстанны үстерүгә үз өлешен кертә, туган республикабыз хакына намуслы хезмәт куя.

Хөрмәтле якташлар! Республикабыз, районыбыз үсешенә керткән лаеклы өлешегез, намуслы хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International