2025 елның 1-8 ноябреннән «Зур этнографик диктант» юбилей Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе уза! Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык 10 нчы тапкыр илебезнең барлык халкын һәм чит ил гражданнарын Россиянең мәдәни күптөрлелеге, аны уникаль итә торган халыклар турында күбрәк белергә һәм милләтара тынычлык һәм татулыкның мөһимлеге турында уйланырга чакыра. Быел, 7 ноябрь көнне, безнең мәктәп Зур этнографик диктант язу мәйданчыгы булды, анда поселок халкы, укытучылар һәм укучылар актив катнашты.