Бүген Җәлил поселогында Украинадагы махсус хәрби операция барышында һәлак булган Солдатенков Руслан Вадимович белән хушлаштылар.
Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Әнәс улы Вәлиев хәрби хезмәткәрнең якыннарын югалту ачысын Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин исеменнән уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Сугышчы истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.