Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре белән котлавы

2025 елның 10 ноябре, дүшәмбе

Бүген бөтен ил буенча Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Ведомство хезмәткәрләрен Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин исеменнән Сарман муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Юлия Равил кызы Исмәгыйлова котлады.

Юлия Равил кызы хезмәт вазыйфаларын үрнәк итеп башкарган һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш керткән хезмәткәрләргә Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Ул аларга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм район, республика һәм ил иминлеге өчен хезмәтләрендә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International