Җәлил поселогында яшәүче Галина Станиславовна Куликова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2025 елның 10 ноябре, дүшәмбе

2025 елның 8 ноябрендә Җәлил поселогында яшәүче Галина Станиславовна Куликова үзенең 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте.

 Бу тантаналы көнне аны җылы сүзләр белән Җәлил поселогы муниципаль берәмлеге Р.Ә.Кәримов котлады. Сарман муниципаль районы Башлыгы Ф.М. Хөснуллин исеменнән күпьеллык хезмәте өчен Галина Станиславовнага Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

 Без котлауларга кушылабыз һәм чын күңелдән Галина Станиславовнага сәламәтлек, күңел җылысы, шатлык һәм якыннары янында күп еллар бәхетле тормыш телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International