2025 елның 27 ноябрендә хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча телефон «кайнар линиясе» ачылачак. «Кайнар линия» телефоны буенча белгечләргә түбәндәгеләрне хәбәр итәргә була: - хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының хокуклары бозылу турында; - хәрби хезмәткә чакыру тәртибен бозу турында; - социаль һәм хокукый ярдәм алу кирәклеге турында; - түләүләр һәм ташламалар белән бәйле проблемалар турында; - медицина белән тәэмин итү һәм реабилитация мәсьәләләре турында; - һәм хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклауга бәйле башка мәсьәләләр.