Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасының беренчел профсоюз оешмасы рәисе Латыпова дания Фатых кызы профсоюз стендын яңартып, коллективка яңа мәгълүмат элеп куйды. Бу стендтагы мәгълүматлардан хезмәткәрләр шифаханәләргә ташламалы юлламалар алу шартлары, педагогик аттестация үзенчәлекләре турында белә алалар. Шулай ук профсоюз әгъзалары өчен социаль ярдәм фонды, эш вакыты нечкәлекләре, вакытыннан алда пенсия билгеләү турында мәгълүмат та файдалы булачак.