Ел саен 12 ноябрьдә Россиядә экологик бәйрәм - Песнәкләр көне билгеләп үтелә, ул кышлаучы кошлар турында кайгыртуның мөһимлеген искә төшерә. 3 нче санлы “Алёнушка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә бу экологик бәйрәмгә кушылды һәм зур кызыксыну белән "Безнең нәни дусларыбыз" дигән коллектив аппликация ясадылар.