12 нче ноябрьдә Россиядә искиткеч экологик бәйрәм-песнәк көне билгеләп үтелә. Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар бу кечкенә, ләкин бик матур һәм файдалы кошчыкка багышланган кызыклы тематик көн үткәрделәр. Тәрбиячеләр балаларга бу кошларның безнең якларда кышларга калулары, аларга салкын айларны кеше ярдәменнән башка кичерүе бик авыр икәнлеге турында сөйләделәр. Балалар «Песнәкләр — безнең дусларыбыз»дигән коллектив эш башкардылар. Эшләрендә балалар фантазия, тырышлык күрсәттеләр. Мондый чаралар балаларга уңай эмоцияләр генә биреп калмый, аларны игътибарлы, ярдәмчел булырга һәм табигатькә сакчыл карарга да өйрәтә.