Песнәкләр көне - балаларны әйләнә-тирә дөнья белән таныштыру һәм аларда табигатькә карата кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү өчен искиткеч сәбәп. Безнең балалар бакчасында бу бәйрәм нәкъ шулай узды. Балалар танып белү әңгәмәләре вакытында песнәкләр — аларның гадәтләре, тышкы кыяфәте һәм табигатьтәге роле турында бик күп яңалыклар белделәр. Программаның иҗади өлеше шушы кечкенә канатлы дуслар рәвешендә лепка ясау, рәсем ясау һәм эшләнмәләрне үз эченә алган.