13 ноябрь - Бөтендөнья игелек көне. Бу бәйрәм барлык кешеләргә дә кешелек мөнәсәбәтләренең яхшылык сыйфатын искә төшерергә мөмкинлек бирә. Менә безнең балалар бакчасында да игелек көне узды. Көн дәвамында педагоглар балалар белән " Нәрсә ул игелек?", "Игелекле эшләр", "Игелек ихласлыгы" теләкләре язылган кулдан открыткалар ясадылар.