4 нче" Кызыл калфак "Җәлил балалар бакчасы педагоглары"Татарча диктант-2025" акциясендә катнаштылар

2025 елның 14 ноябре, җомга

Бүген Татарстанда «Татарча диктант»Бөтендөнья акциясе узды. Укытучыларыбыз да бу акциядә Җәлил мәдәният йортының офлайн-мәйданчыгында катнаштылар.

Акциянең төп максаты-татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерү, тел белемен тикшерү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен киңәйтү һәм татар теленә мәхәббәт тәрбияләү.

Быел «Татарча диктант» акциясе унынчы мәртәбә уздырыла һәм күренекле галим, мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышлана. Акция бүген Татарстан Республикасында, Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә яшәүче ватандашларны берләштерүче мөһим проектларның берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International