"Җәлил гимназиясе" ндә "Мин -Россия гражданины" акциясе узды

2025 елның 14 ноябре, җомга

МБГББУ "Җәлил гимназиясе" ндә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Мин -Россия гражданины" Бөтенроссия балалар мәдәни-агарту акциясе старт алды. "Мин - Россия гражданины" акциясе гражданнарның милләтара һәм динара бердәмлеген ныгытуга юнәлдерелгән, шулай ук үсеп килүче буынга Халыклар бердәмлеге бәйрәменең асылы һәм тарихы турында мәгълүмат бирүгә ярдәм итә. Акциянең төп идеясе - укучыларның гомуми мәдәниятен үстерү, гражданлык тәңгәллеген формалаштыру, үз халкыңны, милләтеңне, Россия бергәлеген аңлау, төрле милләт һәм дин вәкилләренә хөрмәт тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International