Бүген үзенең 95 еллык юбилеен тыловик Миндикаев Идиат Габдуллин улы билгеләп үтә

2025 елның 14 ноябре, җомга

Буген хөрмәтле Миндикаев  Идиат Габдуллиновичнын 95 яшь юбилее тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.  
Бу мөһим вакыйга хөрмәтенә Идиат Габдуллиновичны Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы исеменнән рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Юбилярны котлау өчен кайнар теләкләр белән Сарман муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Исмагыйлова Ю.Р hэм «Җәлил шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Каримов Р.Ә. мөрәҗәгать итте.Без дә Идиат Габдуллиновичка багышланган котлауларга чын күңелдән кушылабыз! Аның һәр көне сәламәтлек, йөрәк җылылыгы һәм шатлык белән тулы булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International