Россиянең Татарстан Республикасы буенча 11нче районара салым инспекциясе түбәндәгеләрне хәбәр итә: 2026 елның 1 гыйнварыннан салым органында исәпкә кую турындагы таныклык юкка чыгарыла. Физик затлар өчен исәпкә куелуны ЕГРНнан (салым түләүчеләрнең бердәм дәүләт реестрыннан) өземтә раслаячак. Әмма элек бирелгән таныклыкларны үзгәртергә туры килмәячәк, алар үз көчен саклый.