Бүген безнең коллектив “Татарча диктант” Бөтендөнья акциясендә катнашты.
14 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр «Татарча диктант» бөтендөнья мәгариф акциясе бара. Ул татар телендә грамоталылык дәрәҗәсен тикшерүгә һәм туган телне популярлаштыруга юнәлтелгән.
Бу зур күләмле чара татар теленә битараф булмаган меңләгән кешене берләштерә: мәктәп укучыларын, студентларны, укытучыларны, галимнәрне, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләрен, журналистларны, иҗади кешеләрне, шулай ук татар телен өйрәнүче һәм аңа хөрмәт белән караучы башка милләт вәкилләрен.🌸🌞
#Татарча диктант#