14 ноябрь көнне барчабыз бергә җыелып, матур әдәбиятыбыз җэүһәре булган әдәби әсәрдән өзекне тыңладык, аны диктант итеп яздык. Кечкенәләр дә бездән калышмады. Алар өчен Каюм Насыйриның "Кабуснамә"дән хикәятләр дигән текстны сайладык. Өлкәнрәк буын вәкилләре дә үзләренең белемнәрен сынап карадылар, балачакларын искә алдылар. Өлкәннәрнен дә безнең янәшә булуы акциянен мөһимлеген тагын да көчәйтте. Хәзер безгә активлык, бердәмлек кирәк.