14 ноябрь көнне физик культура укытучысы Вәлиев Р.А. һәм тәрбия буенча директор киңәшчесе Әхәтова Л. Ф. хәрәкәт активистлары белән берлектә Зур Нөркәй урта мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары арасында волейбол буенча ярышлар оештырдылар. Уеннар волейболның рәсми кагыйдәләре буенча узды, шуңа күрә балалар ярышларга зур җаваплылык белән карадылар. Уеннар барышында спортчылар уен кагыйдәләрен яхшы белүләрен, мөстәкыйль рәвештә карар кабул итә белүләрен, бер-берсенә ярдәм итә белүләрен күрсәттеләр.