Бу чарада укытучыларыбыз, өлкән сыйныф укучылары, килгән кунаклар бик актив катнашты. Барлыгы 65 кә якын кеше диктант язды. Акцияне мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары оештырды. Укучыларыбыз, килгән кунаклар татар теленең матурлыгын һәм байлыгын танып, диктант язу процессында үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.