14 ноябрь көнне Сарман районы Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Татарча диктант” акциясе узды. Бу чарада укытучыларыбыз, өлкән сыйныф укучылары, килгән кунаклар бик актив катнашты. Барлыгы 35 кә якын кеше диктант язды. Акцияне мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары оештырды.