Кутәмәле мәктәп укучылары, укытучылар, тәрбиячеләр һәм техник хезмәткәрләр "Татарча диктант - 2025" акциясенә кушылдылар. Диктант язучыларга Каюм Насыйриның "Кабуснамә хикәятләре"ннән бик мәгънәле тәрбияви өзек тәкъдим ителде. Акцияда катнашырга барлыгы 20 кеше теләк белдерде. Алар һәркайсы татар теле буенча белемнәрен сынап карады. Бу акциянең мөһимлеген аңлаган һәм анда катнашкан бар кешегә рәхмәт әйтәсе килә