Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы коллективы "Татарча диктант" акциясендә катнаштылар

2025 елның 15 ноябре, шимбә

2025 елның 14-16 нчы ноябрь көннәрендә бөтендөнья татар телен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән, унынчы «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе уза. Диктантны үткәрүнең төп максаты – грамоталы татар теленә кызыксынуны арттыру һәм татар халкының бай мәдәни мирасына катнашу хисен ныгыту. Акция барышында һәр теләгән кеше махсус оештырылган мәйданчыкларда татар телендә диктант язуда үз көчен сынап карый алачак.
14 нче ноябрьдә  Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы «Теремкәй» балалар бакчасы коллективы «Татарча диктант» акциясенә кушылды. Акциядә катнашучылар өчен Каюм Насыйриның «Кабуснамә»дән хикәятләр әсәреннән өзек тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International