Җәлил поселогында яшәүче Ахметхузина Лайсана Лотфрахмановнага 90 яшь

2025 елның 17 ноябре, дүшәмбе

Зирәклек, игелек һәм яктылыкның туксан еллыгы - нәкъ менә шушы матур датаны Җәлил поселогында яшәүче хөрмәтле Лайсана Лотфрахмановна билгеләп үтте. Аңа тирән ихтирам һәм рәхмәт йөзеннән Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мунавирович Хөснуллин  истәлекле бүләк тапшырылды.

 Юбилярны әлеге тантаналы көн белән котларга «Җәлил шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Рафик Азгамович килгән иде. Ул Лайсана Лотфрахмановнага чын күңелдән рәхмәт белдерде, ныклы сәламәтлек, иминлек һәм күп еллар бәхетле гомер теләде.

Без барлык котлауларга кушылабыз һәм Лайсана Лотфрахмановнага чын күңелдән иминлек, һәр яңа көндә күңел тынычлыгы һәм шатлык телибез. Аның тормышы бәхетле мизгелләр, туганнарының чиксез мәхәббәте белән тулып торсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International