Республика архив конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды

2025 елның 17 ноябре, дүшәмбе

   15 ноябрьдә Казанда Республика архив конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Безнең районнан "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 1 нче Җәлил урта гомуми үсеш мәктәбе" укучысы Хәлиуллина Зилә Әхәт кызы чыгыш ясады һәм 9-11 нче сыйныф укучылары арасында "Минем шәҗәрә" конкурсында 2 нче урынны алды. Җиңүчене чын күңелдән котлыйбыз һәм районыбызда шундый талантлы укучы яшәве белән горурланабыз, аңа яңа уңышлар телибез!  Үткәнне саклап, без киләчәкне төзибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International