Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин махсус хәрби операция ветераны, Сарман махсус хәрби операция ветераннары бүлеге җитәкчесе Сирин Кәбир улы Касыймов белән очрашты.
Фәрит Мөнәвир улы Республика рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган «Батырлар» проекты кысаларында Сирин Кәбир улының остазы булып тора. Октябрьдә Сирин икътисад, финанс һәм бюджет мәсьәләләре буенча белем бирү программасының 2 модулен укуга кереште. Бу көннәрдә ул Җәлил торак-коммуналь хуҗалыгында стажировка уза.
Очрашуда махсус хәрби операция ветераннарының Сарман бүлекчәсе эшенең агымдагы мәсьәләләре, оешманы алга таба үстерү планнары һәм махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре очраша торган проблемалар турында фикер алыштылар.