Музей яңалыклары: "Нить Ариадны" проектын гамәлгә ашыру

2025 елның 19 ноябре, чәршәмбе

 

Сарман районы Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее «Нить Ариадны» дип аталган инклюзив проект тәмамлады.

Тугыз ай эчендә Татарстан Республикасының Тукай һәм Мөслим районнары интернат-мәктәпләреннән 30 укучы, Сарман һәм Иске Минзәләбаш мәктәпләре коррекция сыйныфларыннан 30 укучысы, Җәлил инвалидлар һәм картлар интернат-йортында бүгенге көндә тәрбия алучы 15 өлкән кеше туку техникасын үзләштерде. Проектта катнашкан балалар һәм өлкәннәр музей хезмәткәрләре һәм педагоглар тырышлыгы белән туку станнарында тукыма тукып, искиткеч эксклюзив сумкаларга тектеләр. Һәрбер сумка уникаль һәм балалар өчен шатлык, ышаныч чыганагы буларак матурлыкны үз кулың белән тудыра алуга зур горурлык хисе тудыра.

Бүген музейда проектның уңышлы тәмамлануына багышланган тантаналы чара узды. Һәр катнашучыга үзләренең эшләнмәләре тапшырылды.

Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызы һәм Сарман муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Латыпова Гөлназ Гөлүс кызы үз чыгышларында безнең эшебезнең мөһимлеген, мәдәни мирас үсешенә керткән өлешебезне ассызыкладылар.

Проект кысаларында үткәрелгән чаралар балаларны һөнәргә өйрәтеп кенә калмады, хәтта алар алдында мөстәкыйльлек һәм иҗатның яңа дөньясына ишек ачты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International